Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җайланмаларны кайдан алырга һәм ничек тоташтырырга?

Цифрлы телевидениегә күчү өчен иң башта телевизорның цифрлы стандартка (DVB-Е2) туры киләме, юкмы икәнен билгеләргә кирәк. Туры килгән очракта телевизорны антеннага тоташтыру да җитә. Әгәр телевизор цифрлы стандартны кабул итмәсә, антенна DVB-T2 стандартлы приставкага, ә приставка телевизорга тоташырга тиеш. 

Телевизорның DVB-Т2 цифрлы стандартын кабул итүен ике ысул белән ачыкларга була. Беренчесе – телевизор паспортында DVB-Т2 язуы булуын тикшерергә кирәк. Язу булып та, ахырда 2 саны булмаса, димәк, телевизор цифрлы телевидениене кабул итми. Кирәкле мәгълүматны телевизорның маркасы һәм моделен язып Интернет аша да ачыкларга мөмкин. Моның өчен тасвирлау характеристикасының «Сигнал кабул итү» пунктына керергә кирәк. Әгәр телевизор цифрлы эфир тапшырулары стандартын кабул итә икән, әлеге пунктта DVB – T/T2 MPEG4 дип язылган булырга тиеш.
Цифрлы эфир телевидениесен кабул итү җайланмаларын (цифрлы приставкаларны) 800 сумнан 3000 сумга кадәр 317 кибеттә сатып алырга мөмкин. Республикада әлеге җиһазларны көйләү һәм монтажлау буенча 261 оешма хезмәт күрсәтә. www.карта.ртрс.рф интерактив картасында «Сату пунктлары» дигән сервис урнаштырылган. Халык әлеге сервиста цифрлы эфир телевидениесе өчен җиһазлар (телевизорлар, DVB-T2 приставкалары, бүлмә һәм тышкы дециметр антенналары) сатуның якындагы пунктын да таба ала.
Февраль ахырында цифрлы приставкалар почта элемтәсе бүлекчәләрендә дә сатыла башлады. Март аенда «Халык контроле» системасында бу темага гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен «Цифрлы телевидение» категориясе эшли башлый. Моннан тыш, апрель аеннан гражданнарга җиһазлар урнаштыруда ярдәм күрсәтү өчен төбәк контакт-үзәге эшли башлый.
Җиһазларны көйләүдә ярдәм итү өчен волонтерлар җәлеп ителәчәк. Волонтерлык төркемнәре 42 муниципаль берәмлектә – барлыгы 1310 кеше эшләячәк. 
Волонтерлардан ярдәм сорап, татарстанлылар төбәк контакт-үзәгенә яисә 8-800-220-20-02 номеры буенча бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев