Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларга газ керә

Чәршәмбе көнне Казанда үткән пресс-конференция вакытында Татарстан республикасының сәнагәтъ һәм сәүдә министрының урынбасары Марат Минебаев 2021-2023 елларга караган газлаштыру программасы буенча эшләрнең төп өлеше быел эшләнәсе турында әйтеп үтте. 

Яңа ел алдыннан чыккан саннарның берсендә без ТРда торак-коммуналь, сәнагать һәм башка оешмаларны газлаштыру региональ программасы кысаларында Тукай районында 2022 елда 72 торак пунктында 148 объектны газлаштырып бетерү планга салынган дип язган идек.
Бүгенге көндә авылларда газлаштырку эше ничек бара соң ? Бу сорау белән без районның капиталь төзелеш хезмәте җитәкчесе Фәнис Сәетгәрәевка мөрәҗәгать иттек. 
– Хәзерге көндә Биклән авылында 12 километр, Круглое Поле поселогында 3,1 километр газүткәргеч торбалары салынды. Шулай ук «Восточный» микрорайонында 2 километр 310 метр газүткәргече салынды, 36 йортка газ керде. 
 Әлеге вакытта Куады һәм Сосновый Борда да бу юнәлештә эшләр башлана. Куады авылында 2,6 километр, ә Сосновый Бор поселогында 3 километр  газүткәргече узачак. Һәм шуның белән бу ике торак пунктында газлаштыру эшләре тулысы белән тәмам була.  
 Газлаштыру эшен башкаручы подрядчыларга килгәндә, хзерге вакытта районда ике подряд оешмасы эшли. Бу «Газкомплектсервис» һәм «Газрегионсервис» ҖЧҖләре, – диде ул. 
 Газ кергән авылларга килгәндә, күптән түгел Күзкәй авылы да тулысынча газлаштырылды. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев сүзләренә караганда, 21 январдә биредә 27 йортка газ җибәрелде. 
– Безнең өчен бу бик шатлыклы вакыйга. Авылыбызда газ кереп бетмәгән урамнарда зәңгәр газ утлары кабынды. Шушы күптән көтелгән зур эшне башлап һәм башкарып чыккан район администрациясенә, авыл җирлеге җитәкчелегенә, барча газ өлкәсендә эшләүчеләргә авыл халкы исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез, – дип, Күзкәй авылы халкы сөенечләре белән уртаклашты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев