Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Авыллар күп гасырлык традицияләрне саклап, Сабантуйга ничек әзерләнәләр?

Сабантуй – ул бәйрәм генә түгел, буыннарны бәйләүче тере җеп. Бу көннәрдә авылларда аеруча җанлылык хөкем сөрә: халык бүләкләр әзерли һәм тантананы түземсезлек белән көтә.

Чөнки Сабантуй бәйрәме күршеләрнең матур традицияләреннән, елмаюларыннан һәм урамнарда яңгыраган халык җырларыннан башланып китә. Якты һәм юмарт бәйрәмгә әзерлек ничек бара соң?

Калмаш авыл җирлегендә Сабантуйга әзерлек тулы куәтенә бара. Халык бүләк җыю традициясендә шатланып катнаша. Бу якты милли бәйрәм буыннарны берләштерә һәм яшьләрнең әби-бабаларының гореф-гадәтләрен үзләштерүен күрү аеруча дулкынландыргыч. Чигелгән сөлгеләр, хуш исле ипи, тәм-томнар һәм кулдан ясалган бүләкләр – боларның барысы да җылылык белән тулы.

Ә Теләнче Тамак авылында бу йола чын бердәмлек бәйрәменә әверелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур милли киемнәрдә, борынгы риваять геройлары кебек, якынлашып килүче тантана турында хәбәр таратып, өйләрне әйләнеп чыктылар.  Аларның яңгыравыклы көйләре, ягымлы елмаюлары авылдашларының күңелендә аерым бер тетрәнү уята - чөнки һәр бүләк, һәр елмаю зур бәйрәмнең бер өлешенә әверелә.

Яңа бүләк авыл җирлегендә Сабантуйга әзерлек аеруча киң колач белән бара. Быел өлкән буынга яшьләр һәм балалар актив кушылды, матур традицияне дәвам иттеләр. Озак еллар бүләк җыюда актив катнашып килгән Әсфәр Вәлиевнең оныгы Алмаз да бар иде.  1931 елгы Мозаина Вәлиуллина да кунакларны каршы алырга һәм Сабантуйга үз бүләген тапшырырга чыкты. Милли гореф- гадәтләр киләчәктә дә югалмасын! Буыннар чылбыры өзелмәсен, татар халкының матур гадәтләре, җырлары- моңнары дәвам итсен, яшәсен!

Ә Иске Җирекледә авыл халкы, уртак эшкә үз өлешен кертеп, кунакларны елмаеп каршы алды. Җыелган  бүләкләрдә һәркем халыкның юмартлыгын һәм бердәмлеген тоячак.

Сабантуй нәкъ менә шундый мизгелләрдән – игелекле йөрәкләрдән, ачык ишекләрдән һәм барысын да берләштерә торган шатлыктан башлана. Буыннар багланышы беркайчан да өзелмәсен, халык җырлары яңгырасын, ә безнең яраткан бәйрәмебез шундый ук якты, кунакчыл һәм күңелле булып калсын!

Мерәс авылы халкы Сабантуйга бүләк җыюда бик теләп катнаштылар. Сабантуйга бүләк җыю – күптәнге гореф-гадәт. Элек-электән яшь киленнәр бәйрәмгә сөлге чиккәннәр, әгәр дә кызлар чиккән сөлге батыр кулына эләксә ул уңыш дип саналган.

Иштирәк авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, авыл яшьләре белән бергә, «Сабантуй» милли бәйрәменә  бүләк җыю    йоласын оештырдылар.Урамнарда гармунчы Гарфиддин Исмәгыйлев башкаруында халык җырлары яңгырады. Иштирәк авыл җирлегендә яшәүчеләр кунакларны ачык йөз белән каршы алды, бәйгеләргә мул итеп бүләкләр бирделәр, теләкләрен.

Сабантуй елдан-ел ямьлерәк үтә, халыкка ял итәр өчен күбрәк мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырыла.

Кешеләрдә юмартлык та, безне бердәм халык иткән гореф-гадәтләр юкка чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев