Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Бүген Яңа поселогында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Авыл хезмәтчәннәрен авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котларга Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек башлыгы Рәшит Хәбетдинов килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев