Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыру белән көрәшүче Риназның хыялы чынга ашты

Шушы көннәрдә Яңа поселогында яшәүче 7 яшьлек Риназ Шәрифуллинның теләге чынга ашты. «Минем белән бергә хыяллан» дигән хәйрия проекты авыру малайга чын узыш «КамАЗ» машинасына утырып йөрү мөмкинлеген бирде. Хәзерге көндә Казанда дәвалануда булган кечкенә героебыз һәм аның әнисе Гөлсинә ханым белән элемтәгә кереп, аларның тәэсирләрен, уй-кичерешләрен сораштык.

Телефонның икенче башында шатлыклы бала тавышы яңгырады - телефон трубкасын Риназ үзе алды. «Сез кем? Әнинең эше бар иде әле»,- диде ул миңа. Үземнең кем икәнемне һәм шалтыратуымның максатын әйткәч, Риназ телефон трубкасын әнисенә бирде.

- Без Казанда, химия белән дәвалануда идек әле, - диде миңа ипле генә итеп Риназның әнисе.

Әңгәмә барышында Риназга ике ел элек пилоидная астроцитома (баш миендә шеш) дигән диагноз куелуы турында сөйләде Гөлсинә ханым. Малай инде берничә операция кичергән. Баш миендәге шеш күз нервларын кысу сәбәпле, Риназның бер күзе күрмәскә әйләнгән, икенчесе 10 процентка гына күрә.

- Шушы химиотерапия белән шешнең күләмен бераз булса да киметергә дигән өмет бар. Азга булса да, күрү сәләте артмас микән, - ди Гөлсинә ханым.

Риназның үзе белән аралашканда, бу сабый зирәк, тапкыр, аралашучан, көчле ихтыярлы бала икәненә инанасың. Аның сөйләве буенча, ул туган ягын, авылда калган әтисе Зиннурны, Зөлфәт абыйсын һәм Алсинә апасын бик сагына. Шулай ук сабый әтисенең КамАЗ заводында эшләвен, аның белән машинада йөрергә яратуын да сөйләде. 7 яшьлек малайның машина төзелеше белән таныш икәне ачыкланды. «Нигә нәкъ менә чын узышу машинасында йөреп карарга теләк белдердең?» - дип сорагач, Риназ болай диде:

- Минем күңел түрендәге иң кадерле хыялым - терелү һәм гаиләм янәшәсендә булу. Ә инде узыш «КамАЗ»ында йөреп карау - бу үземне белгәннән бирле автомобильләр, барлык техника белән кызыксынудан киләдер. Мин хәзер укый да, рәсем дә ясый алмыйм, шуңа күрә буш вакытымны уенчык машиналар белән уйнап үткәрәм, - диде сабый.

Риназның махсус ярыш «КамАЗ»ларын беренче тапкыр күрүе. Сабый хәтта ярышка әзерләнүче - механиклар тарафыннан ремонтлана торган «КамАЗ»ны да күргән. Ә инде узыш «КамАЗ»ында сабый белән сәяхәткә чыгуга «Дакар» раллиенда ике тапкыр чемпион булган Эдуард Николаев алынган. Чемпион һәм сабый бергәләшеп берничә чакрым узганнар. Оста шофер балага сәгатенә 80 км тизлек белән йөреп күрсәткән, төрле маневрлар ясаган. Сәяхәт азагында Риназга машиналарның кечкенә күчермәләрен бүләк иткәннәр.

- «Минем белән бергә хыяллан» хәйрия проекты кысаларында башкарган изге гамәлләр, һичшиксез, авыру балалар өчен бик мөһим. Әлеге уңай тәэсирләр көн саен хастаханә процедуралары, ак халатлар, укол һәм дарулар чолгап алган балага үз чире турында бер кавым вакытка булса да онытылырга мөмкинлек бирә. Риназ әлеге кызыклы сәяхәттән күтәренке күңел, яңа тәэсирләр белән кайтты. Сабыем нык канәгать булды. Оештыручыларга Алланың рәхмәтләре яусын, - диде Риназның әнисе.

Хәер, Риназның бу хыялы тормышка ашкан. Әлеге кечкенә героебыз барлык авырлыкларны үтеп, авыруны җиңеп, сәламәт булсын диясе генә кала. Бу бит аның иң төп хыялы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев