Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкына бәйрәм ясавы өчен рәхмәт

Мин 1980 елда Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән Мәләкәс авылына килеп урнаштым һәм урта мәктәптә оештыручы булып эшли башладым. Ул вакытта пионер, комсомол оешмаларының бик актив эшчәнлек алып барган чагы иде. Мәктәпнең комсоргы итеп Иван Еремеев сайланды. Укучыларны бер йодрыкта тотып, тыңлатып, комсомол эшләрен оста оештыручы итеп үзен күрсәтүе - мине шул...

Мин 1980 елда Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән Мәләкәс авылына килеп урнаштым һәм урта мәктәптә оештыручы булып эшли башладым. Ул вакытта пионер, комсомол оешмаларының бик актив эшчәнлек алып барган чагы иде. Мәктәпнең комсоргы итеп Иван Еремеев сайланды. Укучыларны бер йодрыкта тотып, тыңлатып, комсомол эшләрен оста оештыручы итеп үзен күрсәтүе - мине шул вакытта ук шаккаттырган иде. Менә күп еллар үткәч тә, Иван Алексеевич үзенең оста оештыручы икәнлеген тагын бер дәлилләде.

Шушы көннәрдә әти-әнисенең тормыш корып бергә яши башлауларына 60 ел тулды. Бу тантаналы чараны ул зурлап үткәрде. Туганнарына, барлык авыл халкына зур бәйрәм ясады. Башкортстанның һәм Татарстанның йөзек кашы булган якташым, танылган җырчы Айдар Галимовны чакырган иде. Авыл халкы Айдарның юмор хисле, гади, халыкчан булуына сокланып, йөрәккә үтеп керә торган җырларын тыңлап, рәхәтләнеп ял итте. Бу мизгел матур төш кебек кенә истә калды.

Бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яшәсә дә, туган авылы, авылдашлары белән тыгыз элемтәдә булуы өчен Иван Алексеевич Еремеевка зур рәхмәтемне белдерәм, дип яза Мәләкәстән Рида Әхтәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев