Авыл эчендә дә юл йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләр күп
«Тоннель» оператив-профилактик чарасы кысаларында район эчке эшләр бүлеге инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре 11 гыйнвар көнне М-7 юлының «Татарстан» совхозы поселогы борылышына, поселокның үзенә һәм Яңа поселогына рейдка чыктылар. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата чара кысаларында 89 административ беркетмә төзелде. Тизлекне арттырган өчен 29 йөртүче, автотранспорт номерлары укылмаган өчен - 19...
«Тоннель» оператив-профилактик чарасы кысаларында район эчке эшләр бүлеге инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре 11 гыйнвар көнне М-7 юлының «Татарстан» совхозы поселогы борылышына, поселокның үзенә һәм Яңа поселогына рейдка чыктылар. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата чара кысаларында 89 административ беркетмә төзелде. Тизлекне арттырган өчен 29 йөртүче, автотранспорт номерлары укылмаган өчен - 19 кеше, ОСАГОсыз йөргән өчен - 18 кеше, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - 10, җәяүлегә юл бирмәгән өчен - 4 кеше штрафка тартылды, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев