Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобуслар кабат йөри башлады

Коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау максатыннан, 1 апрельдән авылларга йөрүче маршрут автобуслары туктатылган иде. Бу зур кыенлыклар китереп чыгарды. Район халкының күпсанлы мөрәҗәгате буенча, 6 апрельдән рейслар кире кайтарылды. Әмма графикта сизелерлек үзгәрешләр бар.

Райондагы 16 маршрут-ның бүгенгә 12се буенча автобус йөри. Рейслар саны берничә тапкыр кимеде. 
– Халык аңласын иде, бу чикләүләр аларның иминлеге өчен кертелде. Автобусларны янәдән йөртә башлауның төп максаты – район халкын Чаллыга эшкә алып килү һәм кире авылга кайтару, – ди район пассажир йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин.
Автобус салоннарында санитар-эпидемиология кагыйдәләре катгый үтәлә: һәрбер рейстан соң урындыклар, тотынгычлар, ишекләр дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Шоферлар перчатка һәм медицина битлеге белән тәэмин ителгән. Сәламәтлек өчен мөһим булган кагыйдәләрне пассажирлар тарафыннан да үтәү мәҗбүри. Аларның медицина битлеге барлыгы салонга узганда ук тикшерелә. Шулай ук пассажирларда эш бирүче тарафыннан имзаланган белешмә яки махсус сервис аша алынган СМС-код булуы шарт.
Мисал өчен, Яр Чаллы – Круглое Поле маршруты буенча көнгә өч рейс ясала – иртәнге 6.20, кичке 17.05 һәм 18.00 сәгатьтә. Үзизоляция режимына кадәр 28 рейс булган. 
Бүген маршрут автобусында поселоктан шәһәргә йөрүчеләр саны якынча 20 кеше. Нигездә, алар сәламәтлек саклау, азык-төлек сату тармакларында эшләүчеләр. Пассажирларның әйтүенчә, рейслар тукталгач бик авыр хәлдә калган булганнар.
– Аптырашта калдык. Поселок белән шәһәр арасы 10 километрга якын. Эшкә ничек йөрергә? Шәхси автобиле булганнарга җиңелрәк, әмма бензин бәясе дә арзан түгел. Такси алсаң, бер якка гына 200 сумнан артык сорыйлар! Мондый очракта эшкә баруның бер мәгънәсе дә калмый бит! Автобус билетының бәясе нибары 30 сум. Рейс вакыты да күпчелек халыкның эш графигына яраклаштырылган, – ди Әлфия Гарифуллина.
Автобус йөртүче Альберт Гайнетдинов сүзләренчә, пассажирлар социль яктан җаваплы, тыңлаучан. «Гади кагыйдәләрне үтәүгә каршы килүче юк. Ситуацияне аңлыйлар», – ди ул. 
Һәрбер машрут буенча рейсларның төгәл вакытын «Якты юл» газетасының рәсми сайтыннан http://tukai-rt.ru/ сылтамасы буенча кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев