Кара Диңгез өстендә булган авиаһәлакәт белән бәйле рәвештә РФ Президенты Владимир Путин Россиядә матәм көне игълан итте. бүген илнең бар территориясендә дәюләт флаглары төшерелде, ял һәм мәдәният чаралары кичектерелде. Тукай районы хакимиятендә дә дүшәмбе киңәшмәсе матәм көне сәбәпле, бер минут тынлыктан башланды.
Искә төшерәбез, Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы кичә...
Кара Диңгез өстендә булган авиаһәлакәт белән бәйле рәвештә РФ Президенты Владимир Путин Россиядә матәм көне игълан итте. бүген илнең бар территориясендә дәюләт флаглары төшерелде, ял һәм мәдәният чаралары кичектерелде. Тукай районы хакимиятендә дә дүшәмбе киңәшмәсе матәм көне сәбәпле, бер минут тынлыктан башланды.
Искә төшерәбез, Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы кичә иртән Адлер аэропортыннан очып китеп 7 минут үткәч һәлакәткә юлыккан иде. Анда 84 пассажир һәм 8 кешедән торган экипаж булган, араларында - хәрбиләр, Мәскәүнең Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, Россия массакүләм мәгълүмат чараларының 9 вәкиле һәм «Справедливая помощь» фондының башкарма директоры Елизавета Глинка булган.
Очкычның һәлакәткә юлыгуы буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.
Нет комментариев