Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авариядә өч кеше үлде

Газетаның рәттән дүртенче санында кешеләр үлеме белән төгәлләнгән юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәр итәбез. Бу юлы Казанга барышлый "Вамин" Яр Чаллы сөт комбинаты автомобиле авариягә очраган. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Шамил Ганиев хәбәр иткәнчә, 14 ноябрьдә иртәнге 05 сәгать 40 минутта Мәскәү-Уфа трассасының 962 километрында (Мамадыш янында) "Вамин"...

Газетаның рәттән дүртенче санында кешеләр үлеме белән төгәлләнгән юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәр итәбез. Бу юлы Казанга барышлый "Вамин" Яр Чаллы сөт комбинаты автомобиле авариягә очраган. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Шамил Ганиев хәбәр иткәнчә, 14 ноябрьдә иртәнге 05 сәгать 40 минутта Мәскәү-Уфа трассасының 962 километрында (Мамадыш янында) "Вамин" җәмгыятенең "Тойота Королла" автомобиль йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт итү тизлеген дөрес сайламый, каршы як полосага чыгып, "Рено Премиум" автомобиле белән бәрелешә. Аннары "Тойота Королла" автомобиле үз полосасына кайтып, трасса буенча Мәскәүгә таба юнәлештә хәрәкәт итүче экскаватор белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә "Тойота Королла" автомобилендәге өч кешенең - җәмгыятьнең баш бухгалтеры, аның сеңлесе, машина йөртүченең гомере өзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл транспорт һәлакәте юлтранспорт һәлакәтләре