Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплы, хәвефле һәм игелекле хезмәт

Ел саен 10 ноябрьдә иң авыр һәм хәвефле һөнәр ияләре – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең тарихын 1962 нче елдан, СССРда Совет милициясе көне барлыкка килгәннән санарга мөмкин. Нәкъ менә 1917 нче елның 10 ноябрендә эшче милициясе булдыру турында карар имзаланган. Башта милиция хезмәткәрләре җирле советларга буйсынган, аннары НКВД структурасына күчкән. Сугыштан соң Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә әйләнгән.

Безнең районда халык иминлеге сагында торучы җаваплы, катлаулы һәм хәвефле хезмәт ияләренең һөнәри бәйрәме җомга көнне тантаналы төстә билгеләп үтелде.

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан җылы тәбрикләде, матур теләкләрен ирештерде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы подполковник Шамил Фәхретдинов кыскача гына район бүлегендә алып барыла торган эшләргә тукталды, хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән кайнар котлады, изге теләкләрен җиткерде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге шәхси составының күпчелек өлеше һөнәри бәйрәмнәрен постта, хезмәт урынында каршылады. Төрле бүлекләрдә эшләүче полиция хезмәткәрләре район халкының тыныч тормышын, иминлеген, куркынычсызлыгын уяу саклый. Аларның хезмәте нәкъ җыр текстында әйтелгәнчә: авыр да, җаваплы да, хәвефле дә.

Төрле дәрәҗәдәге җинаятьчеләрне тоту һәм җинаять эшләрен ачу, гаиләдә гауга-тавыш чыгаручыларны җавапка тарту, җәмәгать урыннарында тәртип бозучыларны тоткарлау, аларны кисәтү һәм тиешле чаралар күрү полиция хезмәткәрләреннән тиешле белем, тормыш һәм эш тәҗрибәсе, осталык, зиһен таләп итә. Полиция хезмәткәрләреннән психолог осталыгына, коммуникатив сыйфатларга ия булу да сорала. Кайбер очракларда зыян күргән гражданнарга беренче ярдәм күрсәтә белү осталыгын куллану да кирәк була. Кыскасы, күпьяклы, күпкырлы һәм бик җаваплы хезмәт. Шушы һөнәр ияләре һәр адымны үлчәп, һәр сүзне уйлап әйтергә, гадел булырга тиешлекләрен һәвакыт, һәркайда истә тотарга бурычлы.

Менә шундый асыл сыйфатларга ия һәм эштә дә, тормышта да башкаларга үрнәк булырылык полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм чарасында хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар.

Полиция хезмәткәрләре район мәдәният бүлеге татарфыннан оештырылган концерт номерларын җылы кабул итеп һәр чыгышны алкышларга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев