Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиләр шундый булсын

Узып баручы атнаның якшәмбесендә илебез күләмендә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин билгеләве буенча беренче тапкыр бәйрәм ителгән әлеге көн, быел дүртенче тапкыр бар әтиләргә дә кадерхөрмәт күрсәтәчәк.

Чыннан да, Әниләр көне белән беррәттән, Әтиләр көне булдырылу да бик кирәкле чараларның берсе. Чөнки гаиләдә һәм балаларны тәрбияләүдә икесенең дә әһәмияте зур. Балаларга әни дә, әти дә бертигез кирәк. Бәйрәм уңаеннан нәрсә эшлик икән, районда яшәүче нинди үрнәк, чын мәгънәсендә герой булырлык әти бар микән дип баш вата торгач, вакланып тормаска булдык. Ничек кенә әйтмә, һәр балага үз әтисе һәм әнисе иң кадерлесе, иң яратканы. Аңардан да яхшы кеше юк. Шуңа күрә, районыбызда яшәүче төрле яшь балаларына – малай-кызларга: «Әти нинди булырга тиеш?» – дигән сорау бирдек. Әйдәгез әле, аларның җавапларын ишетик.

Данияр Шабакаев, 8 яшь, Круглое Поле поселогы: «Әти кеше көчле, ярата торган, кыю, чибәр, русча итеп әйткәндә: «крутой» һәм күп итеп акча эшли белә торган булырга тиеш. Мин әтием Ильясны бик нык яратам. Минемчә, ул мин санап үткән бар сыйфатларга ия. Аннары, ул мине, олы апамны, абыемны, әниемне дә бик нык ярата. Хәзерге вакытта ул илебез чикләрен саклый, хәрби бурычын үти. Мин аның белән нык горурланам».

Суфия Исрафилова, 11 яшь, Иске Җирекле авылы: «Әтиләр иң беренче чиратта көчле булырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки әти кеше гаиләне яклаучы да, авыр чакларда ярдәмче дә ул. Аннары ул чибәр, акыллы, кешеләргә карата ачык булса – нык әйбәт инде» .

Булат Төхбәтуллин, 14 яшь, Иске Гәрдәле: «Иң элек ул балаларына үрнәк күрсәтүче. Яхшы эшләр эшләргә, үзеңне ничек итеп читләр янында әдәпле тотарга, шулай ук авыр чакларда – нинди дә булса проблема килеп чыкканда аны ничек хәл итәргә өйрәтүче дә, минемчә. Шулай ук әтиләргә көчле булу мөһим. Димәк, ул спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләре булмаска тиеш. Балалары нәрсәнедер эшләмәсә яки хата җибәрсә, бик ачуланмаска да тиештер инде»

Ульяна Ермолаева, 7 яшь, Иске Җирекле авылы: «Минем әтием Михаил – киң күңелле, иң яхшы, көчле әти. Мин аны бик нык яратам. Әтием гел шундый булып калсын».

Менә шундый фикерләр. Сез дә бу якшәмбедә әтиләрегезне әлеге бәйрәм белән тәбрикләргә онытмагыз. Ничә яшьтә булсагыз да, әтиләр белән әниләр өчен без һәрвакыт сабыйлар булып калабыз. Әйдәгез, бергәләп безне үстергән, ир тәрбиясе биреп, бу тормышта көчле булырга, максатларга ирешеп, авырлыкларга бирешмәскә өйрәткән әтиләребезгә җылы сүзләр әйтик әле. Алар, әниләребез белән беррәттән, мондый игътибарга лаек кадерле кешеләребез. Тыныч тормышта да, хәрби хезмәттә дә әтиләребезгә бары тик исәнлек-саулык, бәхет, ныклы гаилә терәге булып калуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев