Архитектура объекты мародерлар кулына күчкән
Социаль челтәрләрдә Казан үзәгендәге Мергасово йорты язмышы турында күпләр борчыла.
Бу йортта кеше яшәми. Тәрәзәләр, ишекләр бикләнгән. Әйләнә-тирәдә тынлык. Әле күптән түгел генә тулы тормыш кайнаган Мергасово йорты бүген әнә шулай күренә. Тик көндез генә. Рәсми рәвештә авария хәлендә дип табылган объект төнлә мародерлар кулына күчә. Алар фатир һәм подъездлардан барысын да алып чыгалар. Тиздән йортны аукцион аша сатуга куячаклар. Беренчел бәясе 1 сум тора. Архитектура төзелешенең язмышы киләчәк милекче кулында. Әлегә потенциаль инвесторларның исемнәре әйтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев