Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар, ялган аракы эчеп, якты дөнья белән хушлаштылар

Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агуланучылар саны кимеми. Ел башыннан районда шундый 9 очрак теркәлгән, алар арасыннан өч кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу турыда атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина хәбәр итте. Агуланучылар, нигездә, хезмәт яшендәге кешеләр, арада 16 яшьлек үсмер егет тә бар. Исемлектә...

Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агуланучылар саны кимеми. Ел башыннан районда шундый 9 очрак теркәлгән, алар арасыннан өч кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу турыда атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина хәбәр итте. Агуланучылар, нигездә, хезмәт яшендәге кешеләр, арада 16 яшьлек үсмер егет тә бар. Исемлектә Бәткедән һәм Суровкадан - икешәр, Түбән Суыксу, Ташкичү, Иске Җирекле, Җәйләү һәм Кызыл Юл авылларыннан берешәр кеше. Агуланучыларның сигезе ир-ат, берсе хатын-кыз. Түбән Суыксудан 37 яшьлек ир-атның, Ташкичүдән 41 яшьлек ир-атның, Кызыл Юлдан 53 яшьлек ир-атның спиртлы эчемлек куллануы үлемгә китергән. Бары ике очрак кына этил спирты куланудан, калганнары суррогат алкоголь, метил спирты эчүдән килеп чыккан фаҗигаләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев