Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ана күңеленнән – фронтка: Зөләйха апаның изге эше

«Минем улыма да авыр булгандыр, – дип сөйләде ул безгә, – менә хәзер безнең егетләр дә шундый сынаулар аша үтә.

 

Безнең авыл клубы – хәзер чын мәгънәсендә игелек үзәгенә әверелде. Биредә, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү максатыннан, бер-бер артлы төрле акцияләр оештырыла. Бүген безнең волонтерлар, егетләребез өчен хуш исле һәм файдалы үлән чәе әзерләүгә тотынды. Клуб эчендә табигатьнең тәмле исләре таралды, һәрбер кеше үзенең өлешен кертте.

Бу көнне безнең эшкә авылыбызның иң хөрмәтле кешесе, безнең барчабыз өчен дә әнидәй кадерле булган Зөләйха апа да кушылды. Аның яшь буынга ярдәмгә килүе безне бик нык шатландырды. Зөләйха апа, үзенең тормыш тәҗрибәсен, ана күңелен салып, безнең белән беррәттән, төрле үләннәрне бер тапкыр кулланыла торган махсус капчыкларга тутырды. Аның һәр хәрәкәте – назлы, тыныч һәм бик җитди иде.

Зөләйха апаның улы үз вакытында Афганстанда хезмәт иткән. Бу авыр хезмәтнең нинди булуын, ана өчен күпме борчу-хәсрәт китерүен ул үз башыннан үткәргән. Шуңа күрә, безнең егетләребезнең хәзерге авыр юлларын ул бик тирән аңлый. «Минем улыма да авыр булгандыр, – дип сөйләде ул безгә, – менә хәзер безнең егетләр дә шундый сынаулар аша үтә. Аларның сәламәтлекләре нык булсын, саклансыннар, тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар өчен, без аларны дога кылабыз, ярдәм итәбез».

Зөләйха апа кебек ветеран ананың ярдәме – безнең өчен бик кадерле. Аның изге теләкләре, ана догалары – безнең егетләребез өчен иң зур көч һәм терәк. Без, клуб волонтерлары, һәрбер чәй капчыгына безнең халыкның бердәмлеген, ихлас мәхәббәтен һәм безнең якташларыбызга булган зур ышанычыбызны салабыз.

Без, барлык волонтерлар, Зөләйха апага һәм безнең акциягә ярдәм иткән барлык авылдашларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Бергәләшеп кенә без барлык авырлыкларны җиңә алабыз!

Айкызы Айсылу, Тукай районы Сәет авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев