Әҗмәкәй җирлегендә масштаблы эшләр башкарыла
Авыл җирлегендә республика программалары буенча юллар ремонтлана.
Авыл җирлекләрендә асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен торгызу эшләре актив алып барыла.
«Татарстан Республикасы район үзәкләренең һәм шәһәрләренең асфальт-бетон түшәлгән юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында Әҗмәкәй авылында Тынычлык урамы буенча юл төзелеше бара, Яңа поселогында Тынычлык урамы да яңартылачак.
Күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү буенча республика программасы кысаларында Әҗмәкәй авылының Подсолнухи микрорайонындагы Гостеприимная урамында юллар төзелә. Моннан тыш, юл эшләре Крымская, Клубничная, Апельсиновая, һәм Җиңүнең 70 еллыгы (150м) урамнарында планлаштырылган.
«Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы җирле билгеләнештәге юлларында юл эшләре программасы» Юл фонды ярдәмендә Х.Шәкүров һәм Җиңү урамнарындагы кишәрлекләр төзекләндерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев