Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алтын каләм» республикакүләм бәйгесендә катнашалар

«Алтын каләм» - «Золотое перо» дип исемләнгән XXII Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының район туры 15 май көнне үк төгәлләнде. Барысы бергә әлеге фестивальдә Яңа Бүләк, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Кече Шилнә, Кнәз, Новотроицкое һәм Бәтке авыл җирлекләреннән булган 24 укучы катнашты. Шул балаларның язмаларыннан районыбызның жюри әгъзалары республиканың читтән...

Читтән торып кына эшләнелә торган турга «Татар телендәге басма журналистика» номинациясендә безнең районнан Данис Гайнатуллин (Бәтке), Ләйсән Хисамова (Новотроицкое) һәм Гүзәл Әбзәлетдинова (Сәмәкәй) чыктылар. «Иң яхшы фоторепортер» номинациясендә җиңүгә Полина Ширшова (Бәтке) дәгъва кыла. «Иң яхшы радио алып баручысы» номинациясендә Гөлназ Хисматовага (Бәтке) тиңнәр булмады. Әлеге балаларга «Алтын каләм» - «Золотое перо» республикакүләм конкурсында җиңүләр теләп калабыз. Бары тик уңышлар гына елмайсын!

Ә бүген без газета укучыларыбызны «Татар телендәге басма журналистика» номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучы Сәмәкәй авылы кызы Гүзәл Әбзәлетдинова язмасы белән таныштырып үтәбез.

Китап - рухи байлык чыганагы

Мин кулыма китап алдым… Анда ниләр язылганын белмим әле... Беренче битен укыдым, унынчысын, йөзенчесен... Үземне ниндидер таныш түгел дөньяда итеп сизә башладым. Укый-укый күп нәрсәләрне белдем, шатландым һәм кайгырдым, тирән уйга калдым һәм сокландым.

Минем уйлавымча, барлык яшьтәге кешеләр өчен дә китап белем чишмәсе хезмәтен үти. Тормышны таный һәм бәяли белергә, иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм табигать күренешләренең законнарын аңларга өйрәтә. Мәктәптә дә тәрбия һәм белем бирү китап ярдәмендә тормышка ашырыла.

Ишетеп белүемчә, безнең әби-бабайларыбыз китапны ипигә тиң күреп кадерләгәннәр, хөрмәт иткәннәр. Китап сүзе - иң хак сүз булып саналган. Ул иң кадерле урында сакланган, тузан бөртеге дә кунмаган. Ә бүгенге китапның хәле ничек? Яшьтәшләрем әдәби әсәрләр укыймы?

Сер түгел, бүгенге Интернет чорында китапка хөрмәт юк дәрәҗәсендә, ул теләсә кайда аунап ятарга да, пычранып, буялып, ертылып беткән булырга да мөмкин. Замандашларым да: «Юкка вакыт әрәм иткәнче, үземә кирәкне Интернеттан гына эзләп табам», - дип җавап кайтаралар.

Бу фикерләр белән килешмәвемне белдереп, шуны әйтәсем килә: китап - белем иленә, бәхет дөньясына алып керә. «Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», дигән халык. Мин дә китаплар укырга яратам. Китап - минем ярдәмчем дә, дустым да, киңәшчем дә.

Яшьтәшләрем, яратыйк без китапны! Ул тормышыбызны җиңеләйтер, уйлар һәм вакыйгалар буталчыклыгыннан чыгарга ярдәм итәр, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтер.

Гүзәл Әбзәлетдинова,
Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев