Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альцгеймер чире белән авыручы югалган бабайны эзләргә кинологлар килгән

6 мартта югалган бабайны эзләү бишенче тәүлек буена дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында яшәүче 1939 елгы Миннәхмәт Баһаутдинов иртәнге сәгать бишләр тирәсендә өйдән чыгып киткән, аның кайсы якка таба китүен өйдәгеләр абайламыйча калган. Бабай өстенә бушлат, башына колакчын бүрек, аягына кәлүш киеп киткән. Туганнары хәбәр иткәнчә,...

6 мартта югалган бабайны эзләү бишенче тәүлек буена дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында яшәүче 1939 елгы Миннәхмәт Баһаутдинов иртәнге сәгать бишләр тирәсендә өйдән чыгып киткән, аның кайсы якка таба китүен өйдәгеләр абайламыйча калган. Бабай өстенә бушлат, башына колакчын бүрек, аягына кәлүш киеп киткән. Туганнары хәбәр иткәнчә, ул Альцгеймер чире белән авырый, үзенең кайда яшәгәнен хәтерләми.

Туганнары һәм битараф булмаган авылдашлары, снегоходларга утырып һәм җәяүәп, бөтен тирә-якны, барлык өйләрне һәм каралты-кураларны әйләнеп чыкканнар, әмма әлегә эзләүләр нәтиҗә бирмәгән. Югалган бабайның туганнары хәбәр итүенчә, бүген эзләүләргә кинологлар да кушылган.

Бабайның Тукай районында булу мөмкинлеген истә тотып, райондашларыбызның битараф булмауарын һәм югалган бабай турында берәр информациягә тап булган очракта кичектермәстән полициягә хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев