Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан тавыш бирдек

Билгеле булганча, 24-30 майда бөтен илдә һәм республикада Дәүләт Думасына сайлаулар буенча праймериз – алдан тавыш бирү узды. Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән сентябрьдә сайлауларга чыгачак кандидатларның исемлеге туплана. 

Тукай районында 30 май көнне урында алдан тавыш бирү үтте. Барлыгы тугыз хисап комиссиясе эшләде. Бу көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр сайлау участокларының ишекләре ачык булды. Район башлыгы Фаил Камаев Яңа поселогындагы участокта үз тавышын бирде. 
«Бердәм Россия» пар-тиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашу өчен Татарстан Республикасында барлыгы 96 кандидат теркәлгән. Бу 2016 елгы Дәүләт Думасына сайлаулар белән чагыштырганда икеләтә күбрәк. Теркәлгән кандидатларның яртысына якыны – 40 яшькә кадәрге кешеләр. Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның ике-дән бер өлеше партияле түгел. Кандидатлар арасында волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, төрле һөнәр ияләре, эшмәкәрләр бар. 
Татарстанда алдан тавыш бирү онлайн һәм офлайн форматта оештырылды. 30 майда республика территория-сендә барлыгы 557 хисап участогы эшләде. Эш Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев