Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар Җиңүне якынайта

Махсус операция башланганнан бирле Теләнче Тамак авыл җирлеге халкы фронтка ярдәм оештырды.

Башта һәркем үз өендә сугышчылар өчен сарык йоныннан оекбашлар һәм перчаткалар бәйләде, аннары пенсионер хатынкызлар бергәләп маскировка ятьмәләре үрү, окоп шәмнәре, өй токмачы һәм сугышчылар өчен кирәкле башка әйберләр ясау өчен авылның мәдәният йортына җыела башлыйлар.

Ир-гетләребез сорагач, без коры душ ясауны үзләштердек. Үзегез аңлыйсыздыр, сугышчыларның һәрвакыт юыну мөмкинлеге юк, ә көннәр эссе тора. Интернетта аны ничек әзерләргә, нинди материаллар кирәклеген өйрәндек һәм эшкә керештек. Шушы көннәрдә интернет аша урында гына ятып тора торган авыруларны карау өчен махсус гель, бер тапкыр кулланыла торган шприцлар һәм инъекцияләр өчен су сатып алдык. Хәзер безнең өлкән яшьтәге әбекәйләребез коры душны бик тиз һәм оста итеп ясыйлар. «Әбекәйләр», – дим, чөнки иң олы яшьтәге Гөлчирә апа Гарипова, Мәрзия апа Абзалова, Разия апа Хәлиуллина тугызынчы дистәне күптән алыштырганнар бит инде. Сүз уңаеннан, Разия апа кышка гына дип авылыбызга, балалары янына килгән җиреннән шулай бездә калды. Аннан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз! – дип сөйләде безгә мәдәният йортының театр режиссеры Раилә Закирова.

Раилә Талхин кызының барлык волонтерлык эшләрендә алыштыргысыз ярдәмчесе дә бар икән. Бу – Гайнур апа Латыйпова. Күптән түгел генә ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Икенче оештыручы-волонтер – Таулык авылыннан Дайсирә Харисова. Элек ул фельдшер булып эшләгән, ханымның мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылуы, аның канында булса кирәк. Пенсиягә чыккач та ул көн саен, теләсә нинди һава торышында күрше авылга ятьмә үрүдә булышырга, сугышчыларыбызга посылкалар җыярга ярдәм итәргә бара. Ә материаллар сатып алу өчен аңа барлык таулык халкы да ярдәм итә.

Җирлектә яшәүче барлык битараф булмаган авылдашларыма бик зур рәхмәт. Халык булдыра алганча ярдәм итә инде. Чыгым материалларын сатып алу өчен дә акча кирәк бит. Кешеләр туган җиребездән еракта чикләребезне саклаучы якташларыбызга ярдәм итү өчен үз акчаларыннан өлеш чыгарырга, шулай бердәмлек күрсәтергә тырыша, – диде безгә Дайсирә Дәүһәровна.

Лилия Мирзашәрипова да эштә йөрергә, аннары, волонтерлык белән шөгыльләнергә өлгерә. Ул агрофирманың ягулык-майлау материаллары складында эшли. Эштән буш вакытта исә маскировка челтәрләрен үрергә йөри.

Беренче көннәрдән үк гомуми эшкә үз өлешен Әфган сугышы ветераны Ренат Шәрәфиев та кертә. Мәктәпләрнең берсе белән сөйләшеп, ул подвалга тегү машинасын урнаштырган, анда ир кеше сугышчылар өчен тактик келәмнәр тегә.

Безнең фронтка ярдәм итү омтылышын күпләр хуплый. Әйтик, уку елы дәвамында Теләнче Тамак интернатмәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм укытучылар маскировка челтәрләре үрәләр. Авылдашларыбыз безнең хәрәкәткә, шушы игелекле эшкә кушылсын иде. Без егетләргә булдыра алганча, хәлебездән килгәнчә әнә шулай ярдәм итәбез. Ә беләсезме, алардан яхшы хәбәр алгач, күңел ничек шатлана! Әниләребез һәм әбиләребез үз вакытында тылда җиңү яуладылар. Хәзер инде менә безнең чират җитте, без дә фашизмга Россия җиренә аяк басарга ирек бирмәячәкбез, – диде сүз ахырында Гайнур Сабировна.

«Хуҗа» позывнойлы сугышчының әнисе язган хаттан юллар: «Кызлар, егетләр! Бүген минем сезгә йөрәгемнән ургып чыккан рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә. Балам посылкаларны алды да, бик сөенде инде. Аларның бит төрле чаклары була. Аласы килгән әйберне сатып алыр өчен кибете, анда барыр өчен вакыты, машинасы, мөмкинлеге кирәк... Бигрәк тә тактик келәмгә бик сөенде инде улым! Аны тегеп бирүчегә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Һәрбер теккән җөе саен изгелеге, савабы чиксез күләмдә үзенә язылсын. Маскировка ятьмәләре үрүчеләргә дә, балаларыбызга ярдәм итеп, шушы изге эштә катнашкан һәркемгә иксез-чиксез рәхмәтлемен. Сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар, гаилә бәхете телим һәркайсыгызга. Дөньялар тынычланып, балаларыбыз исән-сау, тизрәк әйләнеп кайтсыннар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев