Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланган

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, аны коррупцион җинаять кылуда шикләнәләр.

Тикшерү фикеренчә, 2024 елда Габделхаев (ул вакытта инде ул башлык урынбасары урынын били иде), үз вазифасыннан файдаланып, Актаныш районының Киров авыл җирлеге башлыгыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеген арендалау хокукын бирүне таләп иткән. Хезмәтләре өчен Габделхаев ришвәт сыйфатында 1,4 млн сум алган.

Габделхаевны Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. 

2019 елның ноябреннән Илшат Габделхаев Актаныш районы башкарма комитетын җитәкләде. 2022 елның сентябрендә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев