Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты

Магнитогорскиның Металлург командасы белән барган серия 4:1 исәбе белән тәмамланды. Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты. Бишенче матчта "Ак Барс" командасы үз бозында "Металлург"ны җиңде. Исәп - 3:1 Магнитогорскиның "Металлург" командасы белән барган серия исәбе - 4:1. Бишенче матч "Татнефть Арена"да аншлаг җыйды. Матч башланырга берничә сәгать...

Магнитогорскиның Металлург командасы белән барган серия 4:1 исәбе белән тәмамланды.

Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты. Бишенче матчта "Ак Барс" командасы үз бозында "Металлург"ны җиңде. Исәп - 3:1

Магнитогорскиның "Металлург" командасы белән барган серия исәбе - 4:1.

Бишенче матч "Татнефть Арена"да аншлаг җыйды. Матч башланырга берничә сәгать кала кассаларда билетлар беткән иде инде. Халыкта бу матчка кызыксыну уяну билгеле дә - "Ак Барс" Көнчыгыш конференциянең финалына бүген үк чыга алды.

Реклама

Казан уенчылары матчны кызу башлады. Беренче периодның яртысында ук исәп 2:0 иде. Владимир Ткачев һәм Ярослав Косов "Ак Барс"ны алга чыгарды. "Металлург" уенчылары да Гарипов капкасын алкаларсыз озак тотмады. Икенче периодта, үз мәйданыннан килеп, Иржи Секач искиткеч матур алка кертте.

Уен азагы шактый кызу булды. Кунаклар соңгы минутларда "тайм-аут" та алып, өстәмә уенчы да чыгарып карадылар, әмма исәпне үзгәртә алмадылар.

Алкаларны керттеләр: Ткачев (1', 1:0), Косов (5', 2:0), Вольский (7', 2:1), Секач (24', 3:1).

"Ак Барс"ның көндәше "Салават Юлаев" һәм "Трактор" парында билгеләнәчәк. Бу сериядә исәп - 3:2.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X