Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачларда яши хәтер

Шундый чараларның берсе безнең районда да киң колачлы булып үтте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, бу атнаның сишәмбесендә район прокуратурасы хезмәткәрләре Юнармия хәрби-патриотик хәрәкәт әгъзаләре белән Дан аллеясында агач утырттылар.

Кече Шилнә авылында узган акциядә район прокуроры Руслан Галиев, прокуратура хезмәткәрләре белән бергә шулай ук авыл җирлеге башлыгы Адель Даутов һәм мәктәп директоры Рүзәл Сафин катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган монумент янәшәсендә алар укучылар белән бергәләп М илли парктан кайтартылган 50 чыршы үсентесе утыртты.

Мондый төрдәге чаралар яшьләр арасында патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген, ә юнармиячеләрнең катнашуы – буыннар арасында булган элемтәнең көчен, ныклыгын күрсәтә. Акция яшьләрөчен традицион кыйммәтләрне, тарихны, хәтерне яшәтүнең үрнәге булып тора, – дип билгеләп үтте район прокуроры Руслан Галиев.

Патриотик чарада катнашучылар сүзенә караганда, Кече Шилнә авылында утыртылган Дан аллеясы гади аллея гына түгел. Ул илебез тарихының, халкыбызның хезмәте, Ватанга, ирек һәм намус төшенчәләренә булган тугрылык билгесе дә әле.

Без утырткан аллея үзебезнең һәм киләчәк буыннар өчен очрашу, батыр һәм көчле халкыбыз, әтибабайларыбызны искә алу, аларга хөрмәт күрсәтү урыны булып торачак. Шул рәвешле, геройларыбыз турында хәтер мәңге яшиячәк, – диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев