Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфган ветераннарының планнары зур

Унөченче гыйнварда Тукай районы хакимиятендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы координация советының чираттан тыш утырышы узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә советның рәисен сайлау иде.

Утырыш Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә иҗтимагый оешманың роле турында чыгышыннан башланды. Ул шушы көннәрдә бу дөньядан киткән Айбулат Якупов җитәкчелек иткән елларда җирле җәмгыятьең югары дәрәҗәгә чыгуын, Кама аръягында гына түгел, бөтен республикада иң алдынгы, үрнәк оешмаларның берсе булуын билгеләп үтте.

Кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар бертавыштан координация советы рәисе итеп Фәрит Галәветдиновны сайладылар. Аның урынбасарлары итеп Яңа поселогыннан Александр Майоров, Кече Шилнәдән Геннадий Харитонов, Таулыктан Азһәр Гыйниятуллин сайланды.

Утырышта Айбулат Якупов истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе каралды, аның исеме белән хәрби дан музее “Гиндукуш”ны атап йөртергә, дип тәкъдим ителде.

Утырыш тәмамлангач, сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыятенең яңа җитәкчесе Фәрит Галәветдинов фикерләре белән бүлеште:

- Безнең хәрәкәт үсешенә, аны ныгытуга керткән өлешне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Җылы сүзләр белән һәрвакыт сугышчан иптәшебез, көрәштәшебез һәм җитәкчебез Айбулат Мөнир улын искә алабыз. Мин үз алдыма аның башлангычларын дәвам итү, ниятләрен һәм хыялларын тормышка ашыру бурычын куям. Аерым алганда, безнең җәмгыятьне киңәйтү бурычы да алда тора, ул бүген 126 кешене берләштерә, , аңа Чечня, Абхазия, Сүриядәге кайнар нокталарда хезмәт иткән, хәзерге вакытта илебез чикләрен саклаган кешеләрне дә чакырачакбыз. Планнарда-район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге белән берлектә һәлак булган геройларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча даими эш алып барулар да каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ел әфганлылар өчен юбилей елы. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. Юбилей датасына без иптәшләрем белән Түбән Суыксуның «Алга» спорт комплексы базасында авыл җирлекләрендәге ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир уздырырга ниятлибез. Ә 15 февральдә Иске Абдул авылында тантаналы митинг оештырылачак. Планнар күп. Чаралар район җитәкчелеге һәм сугышчан иптәшләр ярдәме белән тормышка ашыр, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев