Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ачык турнир зур уңыш белән узды

Мәләкәс авылында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ачык турнир зур уңыш белән узды. Ярышта Биклән, Иштирәк, Мәләкәс һәм Шәрләрәмә (Сарман районы) командалары катнашты.

Турнир махсус хәрби операциясендә катнашучы Александр Мейерның символик шайба ыргытуыннан башланды. Икенче уенда мактаулы ыргытуны Әфган сугышы ветераны Денис Липатов башкарды. Ярышлар йомгаклары буенча: 1 урынны Мәләкәс авыл җирлеге командасы, 2 урынны Сарман районыннан Шәрләрәмә командасы, 3 место урынны Биклән авыл җирлеге командасы яулады.

Барлык катнашучыларны һәм җанатарларны пылау, коймак һәм чәй белән сыйладылар. Командалар кыйммәтле бүләкләр алды, ә ветераннарга истәлекле сувенирлар тапшырылды. Оештыручылар Мария Миңнехуҗина крестьян-фермер хуҗалыгына һәм шәхсән Равил Миңнехуҗинга турнирны үткәрүдә иганәчелек ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев