Ачык һавада шашлык пешерсәң, штрафка тартачаклар
Районда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә кипкән үлән, чүп яндыру, ачык утта - учакта яки мангалларда азык әзерләү, мәсәлән, шашлык, уха пешерү тыела. Шулай ук урманнарга, бакча участокларына зыян китерергә мөмкин булган пиротехник эшләнмәләр кулланырга да ярамый. Шулай булгач, райондашларга...
Районда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә кипкән үлән, чүп яндыру, ачык утта - учакта яки мангалларда азык әзерләү, мәсәлән, шашлык, уха пешерү тыела. Шулай ук урманнарга, бакча участокларына зыян китерергә мөмкин булган пиротехник эшләнмәләр кулланырга да ярамый. Шулай булгач, райондашларга салют атуларны башка вакытка калдырырга туры киләчәк. Янгынга каршы махсус режим чорында административ штрафлар суммасы да икеләтә арта. Учак ягып шашлык әзерләгәнеңне яки коры үлән яндырганыңны күрсәләр, вәкаләтле органнар беркемә төзиячәкләр. Гражданнарга бу гамәлләре өчен 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев