Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм!

– Кадерле хатын-кызларыбыз – мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле һәм эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. 

Яз шатлыгы, беренче чәчәкләр, киләчәк турында матур хыяллар – барысы да хатын-кызлар белән бәйләнгән. Районыбызда яшәүче, шул исәптән безнең С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта эшләүче гүзәл затларыбыз да бу күркәм бәйрәмне олы хезмәт уңышлары белән каршылыйлар. Районның бер генә тармагын да хатын-кызларыбыздан башка күз алдына китереп булмый. 
Кадерлеләребез, һәрчак шулай кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегез имин булсын, балаларыгыз сөенечләр генә китерсен, сәламәтлектә һәм муллыкта яшәгез.

Марат Сафин, С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев