Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

75 ел гомер – Аллаһы бүләге

Аллаһ бүләк иткән миңа Җитмеш биш ел гомер юлымны, Сөйгән ярым Нәгыймәне, Дүрт кызымны һәм дә улымны. Нәфесемне тыеп яшәдем мин, Кызыкмадым дөнья малына. Аллаһыма рәхмәтле мин Биргән нигъмәтенең барына. Тормышыңны бизәр өчен Кирәкми алтын-зиннәт, Якты эзең калсын җирдә Кеше булуың кыйммәт. Һәр көн саен сөенеп торам Мул ризык һәм...

Аллаһ бүләк иткән миңа
Җитмеш биш ел гомер юлымны,
Сөйгән ярым Нәгыймәне,
Дүрт кызымны һәм дә улымны.
Нәфесемне тыеп яшәдем мин,
Кызыкмадым дөнья малына.
Аллаһыма рәхмәтле мин
Биргән нигъмәтенең барына.
Тормышыңны бизәр өчен
Кирәкми алтын-зиннәт,
Якты эзең калсын җирдә
Кеше булуың кыйммәт.
Һәр көн саен сөенеп торам
Мул ризык һәм саулыкка,
Бар бәхетем җыелып калган
Мин җитәсе картлыкка.
Китсәм, зур мирасым кала
Санап тормыйм аерып:
Биш балам - алтын баганам,
Җан кебек күргән дәвамым -
Уналты газиз оныгым,
Минем тиңсез байлыгым.
Аллаһ, сиңа табынып,
Атлыйм Коръән юлыннан,
Гөнаһлар да булмый калмас,
Кичер сөйгән улыңны.
Озын гомер насыйп булды
Иҗтиһатта яшәргә -
Язсын Ходай ипләп яшәп
Сиксәненә җитәргә.
Назыйм Садыйков,
Иске Теләнче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев