46 ел «Якты юл»ың тугры дусты
Мәүлидә Гарипова – 46 ел дәвамында «Якты юл» газетасының тугры укучысы һәм дусты. Ул газетаны кадерле кунакларны көткән кебек, түземсезлек белән көтә.
Газета белән бергә аның яңа тормышы да башлана: 46 ел элек Мәүлидә Мерәс авылына килен булып төшә. Нәкъ менә монда ул үзенең бәхетен, яраткан эшен таба һәм балалар үстерә. Ә бүген ул бәхетле әби, һәр ял көннәрендә якыннарын көтеп ала һәм тәмле ризыклар белән сыйлый.
«Якты юл» – безнең көтеп алган яраткан газетабыз. Аны башыннан алып азагына кадәр бер битен дә калдырмый укыйбыз. Кайвакыт минем ирем аеруча кызыклы язмаларны кычкырып укый. Газетаны түземсезлек белән көтеп алабыз. Район яңалыкларын, нинди чаралар узганын, кемнәрне бүләкләүләрен кызыксынып укыйбыз. Кешеләр, аларның тормышлары һәм хезмәт юллары турында язганнары өчен газета коллективына зур рәхмәт. Якташларыбыз турында уку аеруча күңелле, – ди Мәүлидә Гарипова.
Хөрмәтле укучыларыбыз!
2026 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» газетасына язылу кампаниясе дәвам итә. Район басмасына почта бүлекчәләрендә, дәүләт хезмәтләре Порталы аша яисә газета редакциясендә язылырга мөмкин.
Газетага язылу бәясе 1248 сум 96 тиен. Әгәр дә сез газетаны редакциядән алырга ниятлисез икән, 750 сум гына түләргә туры киләчәк.
Район, республика һәм илнең барлык яңалыкларыннан хәбәрдар буласыгыз, кызыклы кешеләр белән танышасыгыз, файдалы киңәшләр укыйсыгыз килсә, «Якты юл» газетасына язылыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев