25 августта республикада аязучан болытлы һава торышы булыр дип фаразлана.
Иртән аерым районнарда томан төшәргә мөмкин, көндез урыны белән аз гына яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан исеп, соңрак көнбатышка күчәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Төнлә җил урыны белән 15–20 метрга кадәр көчәергә, көндез исә 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12…+17 градус, көндез +22…+27 градус булачак.
Нет комментариев