22 августта Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

22 августта Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак

22 августта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Көндез районнарда явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә исәчәк, көндез аның урыны белән 14 м/с ка кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы +11...+16 градус, көндез +20...+25 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

 


Нет комментариев