Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында 22 апрельдә – өмә, 29ында – агач утырту көне

22 апрельдә бердәм өмә көне үткәреләчәк. Ләкин авыл җирлекләре территорияләрен чистарту өчен ул көнне көтеп тору мәҗбүри түгел. Җир кардан ачылуга, мөмкинлек булу белән, бу эшкә тотынырга кирәк, диелде район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә. Территорияне санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык 1 апрельдән старт алды. Бу турыда район башкарма...

22 апрельдә бердәм өмә көне үткәреләчәк. Ләкин авыл җирлекләре территорияләрен чистарту өчен ул көнне көтеп тору мәҗбүри түгел. Җир кардан ачылуга, мөмкинлек булу белән, бу эшкә тотынырга кирәк, диелде район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә. Территорияне санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык 1 апрельдән старт алды. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары да чыкты. Экология елы булуын истә тотып, быел бу эшкә аерата игътибар биреләчәк. Авыл эчләре, юл кырыйлары, су башнялары, артезиан скважиналары, чишмә яннары, елга буйлары, урман-парк зоналары аерым контрольдә булачак. Шулай ук төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә административ беркетмәләр төзеләчәк, дип билгеләп үтте район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Илсөяр Абзалова. Гражданнарга 2 меңнән 3 мең сумга, вазифадагы затларга 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

29 апрельдә икеайлык кысаларында республикада агач утырту көне үткәрелә. Акциядә район халкы да катнашачак.

Фото feedcars.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев