Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда мәктәптә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү вакыты расланды

11 сыйныф укучыларыннан гаризалар 1 февральгә кадәр, 9 сыйныф укучыларыннан 1 мартка кадәр кабул ителә.

Россия Юстиция министрлыгы 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниесен раслый торган Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең уртак боерыкларын теркәде. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2020 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр). 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИ шулай ук өч этапта узачак: вакытыннан алда (21 апрельдән 16 майга кадәр), төп (22 майдан 30 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр).

11 сыйныф укучыларыннан Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гаризалар 2020 елның 1 февраленә кадәр, 9 сыйныф укучыларыннан 2020 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев