Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 – Экология елы: Тукай районында эко-экскурсия оештырдылар

Россиядә бу ел Экология елы дип игълан ителде. Табигатебезгә карата сакчыл караш тәрбияләүгә багышланган чаралар Тукай районында еш үткәрелә, бигрәк тә яшь буын, мәктәп укучылары белән төрледән-төрле чаралар оештырыла. Күзкәй авылында балалар белән табигатькә эко-экскурсиягә чыктылар. Урман-кырларның, елга-инешләрнең яшь сакчылары "Урман китапханәсе"ндә кунакта булдылар. Кошларның моңлы җырлары, суларның сихри челтерәве...

Россиядә бу ел Экология елы дип игълан ителде. Табигатебезгә карата сакчыл караш тәрбияләүгә багышланган чаралар Тукай районында еш үткәрелә, бигрәк тә яшь буын, мәктәп укучылары белән төрледән-төрле чаралар оештырыла.

Күзкәй авылында балалар белән табигатькә эко-экскурсиягә чыктылар. Урман-кырларның, елга-инешләрнең яшь сакчылары "Урман китапханәсе"ндә кунакта булдылар. Кошларның моңлы җырлары, суларның сихри челтерәве белән хозурланып, кызлар-малайлар күбәләкләр, кошлар, балыклар турындагы китаплар белән танышты. Ә файдалы һәм агулы үләннәр, ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләрне алар аяк астыннан үзләре үк табып, үзләре үк яшьтәшләренә кызыклы мәгълүмат җиткерде, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылыннан Тәнзилә Шәйхенурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев