17 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне
Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә һөнәрләрен табигатьнең гаять бай, искиткеч гүзәл һәм аеруча сакчыл караш таләп итә торган урыны - урман белән бәйләгән хезмәт ияләренең бәйрәме. Тукай районы урман хезмәткәрләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек телибез. Тукай районындагы урманнар дүрт хуҗалыкка карый. 12590 гектар мәйдандагы җирләр...
Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә һөнәрләрен табигатьнең гаять бай, искиткеч гүзәл һәм аеруча сакчыл караш таләп итә торган урыны - урман белән бәйләгән хезмәт ияләренең бәйрәме. Тукай районы урман хезмәткәрләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек телибез.
Тукай районындагы урманнар дүрт хуҗалыкка карый. 12590 гектар мәйдандагы җирләр Алабуга урман хуҗалыгы, 1371 гектар - Минзәлә урман хуҗалыгына һәм 626 гектар мәйдандагы урман Түбән Кама урман хуҗалыгы карамагында. Район территориясендә шулай ук «Түбән Кама» милли паркының 9373 гектар җире дә бар, шуның 8669 гектарын урман җирләре тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев