Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«112» номерына шалтыратуның үз кагыйдәләре бар

«112» номеры ашыгыч оператив хезмәтләр белән бәйләнешкә керү өчен файдаланыла. Аңа кәрәзле һәм стационар телефоннардан, шулай ук таксофоннардан тәүлек дәвамында һәм бушлай шалтыратырга була. Кәрәзле телефоннан әлеге номерны сим-карта булмаганда да җыярга мөмкин. «112» номерына ашыгыч ярдәм кирәк булганда, гомерегезгә, милкегезгә, әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда, янгында, җәмәгать тәртибен бозу очракларында,...

«112» номеры ашыгыч оператив хезмәтләр белән бәйләнешкә керү өчен файдаланыла. Аңа кәрәзле һәм стационар телефоннардан, шулай ук таксофоннардан тәүлек дәвамында һәм бушлай шалтыратырга була. Кәрәзле телефоннан әлеге номерны сим-карта булмаганда да җыярга мөмкин.

«112» номерына ашыгыч ярдәм кирәк булганда, гомерегезгә, милкегезгә, әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда, янгында, җәмәгать тәртибен бозу очракларында, башка гадәттән тыш хәлләрдә яки бу сәбәпләргә шик булганда шалтыратыгыз. Ярдәмнең ашыгыч рәвештә кирәклегендә шикләнсәгез дә шалтыратырга киңәш ителә. Мәгълүмат, нинди булуына карамастан, санаулы секундлар эчендә оператив хезмәтләргә барып җитә.

Ә ашыгыч булмаган сораулар белән телефон операторының вакытын алмагыз, чөнки бу вакытта кемгәдер бик кирәкле ярдәм күрсәтелми калырга мөмкин. Ашыгыч хезмәт телефоныннан билгеләнмәгән максатта һәм хулиганнарча файдалану җаваплылыкка китерә.

«112» номерына мөрәҗәгать итүчеләргә тәүлек дәвамында психологик ярдәм күрсәтү системасы да бар. Аны «Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре башкара.

Шулай ук номер милли һәм дини мәсьәләләрдә каршылыклар килеп чыкканда да ярдәмгә килә ала. Алынган мәгълүмат барлык ашыгыч хезмәтләргә, шул исәптән Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментына да юллана.

«112» номеры белән элемтәгә керүнең түбәндәге кагыйдәләрен белү мәҗбүри:

  • Шалтыраткач, сабыр итеп, операторның җавабын көтегез. Берничә сигналдан соң да оператор җавап бирмәгән очракта телефонны куеп яңадан шалтыратмагыз. Һәр шалтырату яңа итеп кабул ителә һәм ул чиратның ахырына күчә. Шулай итеп, элемтәгә керү өчен сезгә тагын да күбрәк вакыт кирәк була.
  • Оператор трубканы алгач, үз исемегезне әйтегез, төгәл һәм дөрес итеп кайда кем белән нәрсә булганын аңлатыгыз, сорауларга кыска һәм аңлаешлы итеп җавап бирегез. Паникага бирелмәгез - бу дөрес мәгълүмат алырга комачаулый.
  • Вакыйга булган урынның төгәл адресын әйтегез, булдыра алсагыз, кыскарак юлны аңлатыгыз.
  • Әгәр хәл тиз арада килеп җитүне сорый икән, ярдәм шунда ук җибәреләчәк. Ә бу вакытта оператор Сездән үзегез турында мәгълүмат сорый торырга мөмкин.
  • Ашыгыч хезмәт диспетчерының киңәшләрен тотыгыз. Оператор кушмыйча, трубканы куймагыз.
  • Сөйләшү тәмамлангач, телефон линиясендә тормагыз, чөнки оператор өстәмә мәгълүмат алу өчен яңадан шалтыратырга мөмкин.
  • Вакыйга урынында хәл үзгәрә икән, бу турыда «112» номерына кабат шалтыратып әйтегез.
  • Кайбер очракларда бер үк вакыйга турында берничә чыганактан хәбәр итәргә мөмкиннәр. Оператор бу хакта әйтеп, сөйләшүне өзсә - аптырамагыз, бу хәбәрнең кабатланмавы өчен кирәк.
  • «112» номерын ялгышып җыйганда трубканы ташламагыз. Операторга барысы да яхшы икәнлеген җиткерегез. Киресенчә икән, оператор куркыныч хәл юклыгына инаныр өчен сезнең номерны үзе җыярга тиеш була.

Вакыйга урынына төрле хезмәтләр килеп җиткәнче оператив дежурныйлар гражданнарга авыр хәлдән мөмкин кадәр кимрәк югалтулар белән чыгу юлларын телефон аша үзләре аңлата торалар.

«112» номерына шалтырату кагыйдәләрен балаларга да аңлату бик мөһим:

  • Ашыгыч хезмәт белән элемтәгә кергәндә бала үзенең һәм әти-әнисенең исемен, өй адресын һәм телефон номерын атый алсын.
  • Сезнең белән элемтәгә керү өчен, балагызның эш урыныгызның кайда икәнен һәм телефоныгызны да белүе кирәк.
  • «112» номерына нинди очракларда шалтыратырга мөмкин икәнлеген балагызга яхшылап аңлатыгыз.
  • Бу номерга шалтыратудан курыкмаска кирәклеген төшендерегез. Ә шаярып «112» номерын җыю ярамаганлыгын әйтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев