Тукай суды кабат исерек килеш машина йөрткән өчен 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләде
Тукай район суды Яр Чаллы кешесенә исерек килеш автомобиль белән кабат идарә иткән өчен хөкем карары чыгарды.
Җәмәгать судьясы карары белән 2023 ел ахырында Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән штраф рәвешендә административ җәзага тартылган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат буларак, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозып, машина йөртүчегә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү тыелган килеш, кабат исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән. Юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, машина йөртүче исерек хәлдә булган.
Суд гражданинны исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән өчен, 200 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә, транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, җәзага хөкем итте. Транспорт чарасы-җинаять кылганда кулланылган автомобиль конфискацияләнгән.
Чыганак: Тукай район суды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев