Трассада зур йөк машиналары йөртүчеләргә юлларның бәясе турында сөйләделәр
Тукай районы территориясендәге Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узучы автомобиль юлында «Росавтодор» белән берлектә «БДД»ДБУ оештырган акция узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте, юл-патруль хезмәтенең аерым махсуслаштырылган батальонның 2 нче ротасы начальнигы Роман Амосов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге баш белгече Ләйсән Закирова, «Идел-Нократ Управтодор ФКУ» ның Яр Чаллыдагы филиалы директоры Сергей Лобин зур йөк машиналары йөртүчеләр белән юллар төзүнең никадәр авыр булуы һәм аларны саклап калу, җимермәү, артык йөкләнеш белән йөрмәүнең, юл салуның нинди кыйммәтле эш булуы турында әңгәмәләр үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев