«СалаваTik»ларның Әниләр көне уңаеннан «Әнием» җырының видеосы чыкты
Әниләр турында җырларны «СалаваTik»лар да яратып башкара, нәни тамашачылар да җылы кабул итә.
Бүген интернетта "СалаваTik«ларның Әниләр көне уңаеннан Нәфисә Вафина сүзләренә Айнур Сабирҗанов көенә иҗат иткән «Әнием» җырының видеосы чыкты. Бу хакта «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина хәбәр итте.
"СалаваTik«ларның биш ел эчендә якын кешеләребез — әниләргә багышланган дүрт җырлы видеосы («Әниемә», «Әни-әнием», «Әни кирәк», «Кояш гомере») чыкты. Әниләр турында җырларны "СалаваTik"лар да яратып башкара, нәни тамашачылар да җылы кабул итә. Чираттагы җыр — бишенчесе.
"СалаваTik"лар проектына танылган җырчыларны җәлеп итү безнең тәҗрибәдә еш кулланыла. Бу юлы да берәр танылган җырчыны чакырасыбыз килде. Гүзәлем белән Салават Миңнехановларда тукталырга булдык. Аларның гаиләсе күпләр өчен үрнәк, берсеннән-берсе матур кыз белән ул үстерәләр. Җыр сайлаганда да сорау тумады. Аларның иң популяр җырларыннан берсе — "Әнием"не сайладык. Җырлы гаилә безнең тәкъдимне берсүзсез кабул итте. Рәхмәт яусын аларга! Клипта Гүзәлем белән Салават Миңнеханов, кызлары Мәдинә һәм уллары Ибраһим да катнашты. Миңа калса, бик матур клип барлыкка килде. Ул тамашачыларыбызга да ошар дип өметләнәм. Һәр татар йортында барлык әниләргә бүләк булып яңгырасын!" — ди «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
"Әниләр турындагы җыр безгә дуэт буларак тәкъдим ителгән беренче җыр булды. Без аны һәрвакыт яратып башкардык. Авторы һәм композиторына бик зур рәхмәт! Җырны тыңлагач та, аның хит булачагына шикләнмәдек. Сүзләре халыкчан, мәгънәле, көе моңлы. "СалаваTik"лар — балаларыбызның яратып карый торган проекты. Мәдинә бәләкәй чакта карый иде, хәзер Ибраһим да көн дәвамында карарга әзер. Клипта катнашырга чакыргач, куанып ризалаштык. Клипта балаларның катнашуы, бигрәк тә улыбыз Ибраһимның беренче тапкыр төшүе — безнең өчен зур истәлек. "СалаваTik"лар проектына бары тик уңышлар телибез", — ди җырчы Гүзәлем.
Рәсемне "СалаваTik"лар төркеме тәкъдим итте
Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/novaya-pesnya-aniem-ot-proekta-salavatik-stala-muzykalnym-podarkom-ko-dnyu-materi-5914936
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев