Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Табын яме

Тавык шулпасында әзерләнгән кычыткан ашы

Кычытканнан әзерләнгән аш — язның иң файдалы ризыкларының берсе. Ләкин шунысын онытмаска кирәк, бу ашны әзерләү вакыты чикле. Чөнки кычытканны май–июнь айларында җыеп, сыйланып өлгерергә кирәк. Нәкъ шушы вакытта аның сабаклары йомшак, ә яфраклары ачык яшел төстә була. Кычытканның өске очларын гына, ягъни беренче 4–6 яфрагын өзәләр. Менә шул яфраклар иң тәмлесе һәм файдалысы да инде.

Ашны тавык шулпасында әзерлибез. Моның өчен безгә түбәндәге продуктлар кирәк булачак:

  • яшь кычыткан — 1 бәйләм (якынча 200 г);
  • башлы суган — 2 данә;
  • үсемлек мае — 30 мл (кыздыру өчен);
  • сельдерей сабагы — 2 данә;
  • тавык шулпасы — 4 стакан;
  • бәрәңге — 200 г;
  • сарымсак — 2 теш;
  • тоз — 1 чеметем;
  • борыч — тәменчә.

Барлык ингредиентларны әзерләп бетергәч, ашны пешерә башлыйбыз.

Башта тавык шулпасы кайнатабыз. Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчибез һәм шакмаклап турыйбыз.

Кычыткан йомшак һәм тәмлерәк булсын өчен, турар алдыннан аңа кайнар су сибәбез, аннары салкын суга салып алабыз.

Суганны, сельдерейны һәм сарымсакны әрчеп, вак итеп турыйбыз, шуннан соң үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

Шулпа кайнап чыккач, аңа бәрәңгене һәм кыздырылган яшелчәләрне өстибез. Якынча 15–20 минут тирәсе пешергәннән соң, тоз һәм борыч салабыз, туралган кычытканны кушып, тагын берничә минут кайнатып алабыз. Өстәлгә биргәндә, тавык ите һәм йомырка өстибез.

Ашларыгыз тәмле һәм файдалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев