Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Табын яме

Кабактан крем-аш әзерлибез

Бакча нигъмәтләреннән әзерләнә торган иң үзенчәлекле аш — кабак ашы. Ул тәмле дә, файдалы да, өстәвенә өйгә аерым бер җылылык бирә. Бүген иң яхшы рецепт буенча кабак ашы пешерәбез.

Моның өчен кирәкле продуктларны әзерләп куябыз:

  • Чистартылган кабак — 1 кг;
  • Башлы суган — 200 г;
  • Помидор — 3 штук;
  • Бәрәңге – 2 штук;
  • 20% лы сөт өсте — 200 мл;
  • Үсемлек мае — 1–2 аш кашыгы
  • Тоз — тәменчә;
  • Төелгән кара борыч — тәменчә»
  • Яңа өзелгән петрушка — 10 г

Кабак ашына сухариклар салып ашау бик тәмле. Аны алдан да әзерләп куеп була. Сухариклар ясау өчен ипинең агын яки карасын алып, шакмаклап турыйбыз, үзегез яраткан тәмләткеч һәм сыек май салып болгатабыз да, мичтә киптереп алабыз. Теләгән кеше изеп, сарымсак та өсти ала.

Иң башта кабакны чистартып, шакмаклап турыйбыз. Бәрәңге һәм суганны чистартып, шулай ук эре кисәкләргә турыйбыз. Кәстрүлдә үсемлек маен җылытып, суганны якынча 5 минут, йомшарганчы һәм бераз алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

Суган янына помидорны өстибез, 4–5 минут кыздырабыз. Аннары кәстрүлгә бәрәңгене һәм кабакны өстибез, тоз, борыч сибәбез. Өстенә чыкканчы су салып, капкачын ябып, сүрән утта пешерәбез. 20 минуттан соң, сөт өстенең бер өлешен өстәп, блендер белән бертөрле масса булганчы изәбез. Калган сөт өстен салып, кабат яхшылап болгатабыз. Кабак крем-ашын тәлинкәләргә бүлеп салабыз, өстенә сухариклар һәм петрушка сибеп, табынга бирәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев