Яшь теннис осталары ярышты
Үткән шимбә Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында легендар физкультура укытусычы Иван Бятиков истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча район беренчелеге һәм чемпионаты булып узды. Әлеге ярыш яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, өстәл теннисын популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Биредә Комсомолец, Яңа поселогы, Шилнәбаш, Иске Абдул, Кече Шилнә, Круглое Поле, Мәләкәс, Биклән, Теләнче Тамак, Түбән Суыксу, Кнәз авыл җирлекләреннән барлыгы 86 спортчы катнашты. Ярышны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев ачып җибәрде. Барлык спортчыларга мөрәҗәгать итеп, танылган оста - Иван Бятиковны һәрвакыт хөрмәтләп искә алуларын сорады. Шулай ук мондый ярышлар осталыкны үстерү, башка спортчылар белән тәҗрибә уртаклашу өчен кирәклегенә дә басым ясады. Аннан әлеге ярышның хөкемдары Владимир Заикин һәрбер спортчыга уңышлар һәм шул ук вакытта түземле булуларын теләде.
Уенчылар «сукыр җирәбә салу» системасы буенча билгеләнеп уйный башладылар. Ярышлар берьюлы берничә өстәл артында барды. Баштарак яшь спортчылар бер-берләренең тактикасын өйрәнде, көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынап карадылар. Шуңа күрә беренче очрашуларның нәтиҗәсе зур булмады. Әмма бераздан ярышларда киеренкелек сизелә башлады. Уен барышында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Равис Әхтәметдинов белән сөйләшеп алдым. Ул ярышка үзенең шәкерте Күзкәй егетен Данияр Хафизовны алып килгән. Даниярның уйнаган вакытын күзәтеп тордым, шундый хәрәкәтчән, бар көчен биреп уйнавы күзгә ташлана. Равис әфәнде сөйләвенчә, әлеге егет теннис калагын уку елы башында гына алган. Шул арада да үзенең үҗәтлеген күрсәткән. Бүгенге ярышка көчен сынап карарга, тәҗрибә алырга килгән. Әлбәттә, әлеге ярышта катнашып, һәрбер уенчылар тәҗрибә туплый һәм үз көчләренә ышанычларын арттыра ала.
Озын-озак көч сынашканнан соң, нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында җиңүне Кнәздән Снежана Жданова, ә шушы яшьтәге малайлар арасында Шилнәбаштан Рамазан Галиуллин яулады. 1998-2001 елгылар арасында Шилнәбаш кызы Анна Митрофанова һәм Кнәз егете Владимир Белов иң көчлеләре булып чыкты. Иван Володин (Шилнәбаш) ир-егетләр арасында барган киеренке ярышта һәм Елена Хлопунова (Шилнәбаш) кызлар арасында беренче булды. Ә командалар бәйгесендә кнәзлеләр беренче урынга чыкты, икенчедә - Кече Шилнә урта мәктәбе, өченче урында - Түбән Суыксу һәм Иске Абдул мәктәпләре укучылары. Җиңүчеләр медальләр, калган спортчылар катнашучы грамоталары, ә иң күп балл җыйган команда әлеге ярышның кубогы белән бүләкләнде. Түбән Суыксудан Зәринә Вәгыйзова «Иң яшь катнашучы кыз», Теләнче Тамактан Фидаил Борһанов «Иң яшь катнашучы малай», Шилнәбаштан Рамазан Галиуллин «Иң яхшы уен техникасы» номинациясендә җиңүче дип табылды. Әлеге спортчыларга «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе тарафыннан әзерләнгән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
P. S. Ярышлардан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев