Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районында иң оста теннис уйнаучылар билгеләнде

Сосновый Бор поселогында Иван Бятиков истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Ярышларның төп хөкемдары район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Заикин булды. Ярышларда 1999-2002, 2003 елгы һәм аннан яшьрәк булган, шулай ук 1999 елгы һәм аннан да зуррак булган яшүсмерләр катнашты.

Авыл җирлекләре арасында беренче өчлеккә Шилнәбаш, Новотроицкое һәм Кнәз авыллары чыктылар. Мәктәпләр арасында Шилнәбаш, Кече Шилнә һәм Кнәзгә тиңнәр булмады. Ир-атлар арасында беренче урынны Иван Володин (Шилнәбаш) яулап алды. Икенче урында - Владимир Заикин (Шилнәбаш), өченчедә - Евгений Фролов (Шилнәбаш) калдылар. Хатын-кызлар арасында беренче урынны - Анна Митрофанова (Шилнәбаш), икенче урынны - Ксения Исаншина (Новотроицкое), өченче урынны Татьяна Гусева (Новотроицкое) алдылар. 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар арасында Артур Майоровка (Шилнәбаш) тиңнәр булмады. Икенче урын Тимур Госсамовка (Түбән Суыксу) бирелде. Өченче урында исә Илья Семенов (Кече Шилнә) калды. 1999-2002 елгы малайлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчедә - Рамазан Галиуллин (Шилнәбаш), икенчедә - Владимир Белов (Кнәз), өченчедә - Мансур Ханов (Шилнәбаш). Кызлар арасында да киеренке ярыш барды. 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында призлы урыннарда Оксана Крапивина (Кече Шилнә), Зәринә Вагыйзова (Түбән Суыксу) һәм Алина Әбделмәнова (Биклән) калдылар. 1999-2002 елгы кызлар арасында беренче урынга Алена Сюрина (Шилнәбаш) лаек дип табылды. Снежана Ждановага (Кнәз) һәм Динара Шаһивәлиевага (Кече Шилнә) икенче-өченче урыннар бирелде, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев