Татарча көрәш буенча Рәсәй беренчелегендә Бикләннән Илназ Рамазанов абсолют батыр калды
Кояшлы апрель ае Биклән көрәшчеләре өчен аеруча куанычлы көн булып истә калган. Зур саргылт-кызыл көрәш келәмен безгә Биклән урта мәктәбе физкультура укытучысы Ринат Марс улы Исмагилов авыл советы рәисе булып эшләгәндә алып биргән иде. Бу әһәмиятле җиһазның кирәклеген аннан да ныграк кем аңлар соң, ул үзе дә гомере буе көрәште,...
Кояшлы апрель ае Биклән көрәшчеләре өчен аеруча куанычлы көн булып истә калган. Зур саргылт-кызыл көрәш келәмен безгә Биклән урта мәктәбе физкультура укытучысы Ринат Марс улы Исмагилов авыл советы рәисе булып эшләгәндә алып биргән иде. Бу әһәмиятле җиһазның кирәклеген аннан да ныграк кем аңлар соң, ул үзе дә гомере буе көрәште, сабантуйларын ямьләп, киң иңнәрендә җиңү тәкәсе күтәреп йөргән егет. Күп еллар узгач та аңа карата күңелдәге рәхмәт хисләре сүрелми, арта гына бара. Бу келәм аша кемнәр генә узмады, нинди генә батырлар үстермәде,- ди балалар һәм яшүсмерләрнең алыштыргысыз көрәш тренеры Марат Мөхәммәдиев.
Татарча көрәш милләтебезнең иң асыл, батыр ул-лачыннарын үстерүче спорт төре. Республикабызда бу спорт төренә аерым игътибар бирелә. Милләтебезнең көчен, гайрәтен билгеләүче милли көрәш белән меңнәрчә ир-егетләр, соңгы вакытта кызлар да бик теләп шөгыльләнә башлады. Мәсәлән, Биклән урта мәктәбе каршында эшләп килүче көрәш түгәрәгенә дә бүгенге көндә кече яшьтәгеләр һәм зурлар түгәрәгендә 18 бала йөри. Түгәрәк атнага 6 мәртәбә үткәрелә. Балаларның ихтыяр һәм беләк көчен чыныктыручы бу спорт төрен асылда иң тәвәккәл, курку белмәс егет-кызлар сайлый. Килгәндә гади генә күренгән көрәш җиде кат тиреңне "салдыра", сабырлык, тәртип һәм максатчанлык таләп итә. Бу яктан балалар белән шөгыльләнүче тренерның төрле яктан якын килеп, авыр минутларда иңнәренә әтиләрчә кулын сала, кечкенә генә уңышын да күккә чөеп мактый белә торганы кирәктер дә инде. Биклән укучылары остазларыннан бик тә уңды. Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Марат Минтаһир улы Мөхәмәдиев нәкъ шундыйлардан. Аның әтиләрчә җиңел кулы, тынгысыз йөрәге белән шушы көрәш келәменнән үсеп чыккан, Татарстан һәм Рәсәй беренчелеге пъедесталына кадәр күтәрелгән егетләр һәм кызлар турында газета битләрендә гел яктыртып бардык.
Марат Мөхәмәдиев шушы көннәрдә, ягъни 24-28 март көннәрендә башкалабыз Казанда 15-16 һәм 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында узган татарча көрәш буенча Рәсәй беренчелегендә, Татарстан батыры - Илназ Рамазановның Рәсәйнең төрле төбәгеннән җыелган иң мәртәбәле бәйгедә абсалют батыр калуын һич кенә дә очраклы җиңү дип атамый. - Илназда зур егетләрдә булмаган үҗәтлек, тырышлык бар,-ди ул.
Әле буыннары да ныгымаган яшь буын белән эшләве бер яктан зур җавапчылык сорый, икенче яктан гаҗәеп кызык һәм мавыктыргыч. Беренче җиңү шатлыкларын, тән авыртуларын оныттырган җиңелү ачысы, күз яшьләре тамган келәм монда ана кочагы да, таяну ноктасы ролен дә үти. Баксаң, бу Илназның яраткан шөгыле нәселдән килә икән. Әлки кызы, әнисе - Гөлчәчәкнең ир туганнары бар да танылган көрәшчеләр, батыр-пәһлеваннар булган.
Авылда, тирә-юньдә сабантуе батыры калып дан тотканнар, киң җилкәләре, кыюлыклары белән бөтен кызларны гашыйк иткәннәр. Шул пәһлеваннарның берсе - Әлки районы Базарлы Матак район үзәгендә гомер кичергән, заманында Казан келәмнәрен дер селкеткән, зур җиңүләр яулап биек баскычларга күтәрелгән Республика чемпионы Талибулла абый Яруллин ни кызганыч, быел гыйнвар аенда аз гына үзенең 85 яшьлек юбилеена җитә алмыйча, бакыйлыкка күчә. Аның призына Әлкидә ел да бөтен республика көрәшчеләре катнашында Талибулла Яруллин призына көрәш ярышлары уза торган иде. Узган ел аның призына оештырылган бәйгедә Талибулла абый үз күзләре белән нәсел данын дәвам итүче туган балалары - Илнур белән Илназның келәмдә нинди осталык белән көндәшләрен күтәреп салулаларын зур горурлык белән күзәтә, янына чакырып китереп аларга берничә көрәш серен дә пышылдый әле. Илназның абыйсы Илнур Рамазанов та күп тапкырлар Рәсәй һәм Татарстан данын яклап көрәш келәмнәрендә чыгыш ясаган, зур җиңүләр яулаган батыр, Татарстан Чемпионы! Ул ике ел элек Биклән урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Түбән Кама нефтехимия институтының 2 курсында белем ала. Илназ ул яктан бик тә бәхетле, аны көрәш серләренә мәктәптә тренеры Марат Мөхәммәдиев өйрәтсә, өйдә Илнур абыйсы "чарлый". Аны хәзер бернидә куркытмый, 4 ай буе шифаханә юлын таптап, авыруын аяктан егып кабат сафка баскан егетнең көнлек расписаниесе билгеле. Ул иртән 6 да торып 10 км араны йөгереп кайта, салкын су белән юынып алганнан соң туган мәктәбенә укырга чаба, кайтып ашап-эчкәч, кечкенә энесе Илмир белән "көрәшә" , кичке сәгать 4 тән 8 гә кадәр тренировка. Ул быел 9 нчы сыйныфта белем ала, мәктәп данын, район данын, республика данын һәм ниһаять Тукай районы тарихында беренче мәртәбә Рәсәй беренчелегендә 1 нче урын яулаган батыр егеткә әфәрин, Илназ, булдырасың! диясе генә кала. Бу урында батыр уллар үстергән әти-әниләре - Гөлчәчәк ханым белән Илшат әфәнденең дә кулын кысып рәхмәт әйтәсе килә. Кече уллары кем булыр, абыйлары юлыннан китәрме, күрербез. Келәм үзенең яшь дусларын көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев