Спорт
Нәфис Хаҗиев спорт мастеры нормативларын үтәде
18-20 март көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында беренче тапкыр гына 55 килограммга кадәр үлчәү категориясендә спорт мастеры кандидаты, Россия беренчелендә бронза призер исемен яулаган Югары Байлар авылы егете, райондашыбыз Нәфис Хаҗиев та катнашты. Нәфис Россия спорт мастеры нормативларын тулысынча...
18-20 март көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында беренче тапкыр гына 55 килограммга кадәр үлчәү категориясендә спорт мастеры кандидаты, Россия беренчелендә бронза призер исемен яулаган Югары Байлар авылы егете, райондашыбыз Нәфис Хаҗиев та катнашты. Нәфис Россия спорт мастеры нормативларын тулысынча үтәде, көчле спортчылар белән көрәште. Нәтиҗәдә 4нче урынга лаек булды. Нәфис бүгенге көндә Мөсәвир Әгъзәмов кул астында шөгыльләнә, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев