Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Борды чемпионы

Борды егете Дмитрий Левашов малай чактан Сабан туенда көрәшче әтисе Юрий батыр өчен җан атып, төптән күтәреп алып, келәмгә аркасы белән салуына кызыгып үсте. Күңелендә әтисе кебек атаклы көрәшче булу теләге уянды.

Борды мәктәбендә укыганда, беренче тренеры Файсал абыйсы Кәлимуллинның акыллы киңәшләрен онытасы юк. "Син көчле, әмма көрәш нечкәлекләрен һәм алымнарын җентекләбрәк үзләштерәсең бар, ихтыяр көчең зур синең", дип биегрәк үрләр яуларга дәртләндереп торды. Әтисе дә, улының көрәш белән мавыгуын хуплап, Чаллыга атнасына 3 мәртәбә иптәш малае белән күнегүләргә йөртә башлый. Дима тренер Илгиз Шәмсевәлиев җитәкчелегендәге төркемдә шөгыльләнә һәм өметле шәкертенә әйләнә. Авыл Сабан туйларында катнашып, яхшы гына күрсәткечләргә ирешә. Чаллының олы мәйданнарында бил алышып, яшьтәшләре арасында еш кына беренчелекне ала. Мамадыш районы, Җөри авылында үткән Питрау бәйрәмендә батыр калды.

Дмитрий Левашов республиканың татарча көрәшне яратучы спорт сөючеләрнә яхшы таныш. Ул яшүсмерләр арасында республика чемпионы исемен йөртә. 60 килограмм үлчәү авырлыгында зурлар арасында Татарстан беренчелеге призеры булды. Герой-шагыйрь Муса Җәлил исеменә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән ярышларда катнашып, даими икенче урынны яулый. 2010 елда Казанда үткән ярышта татарча көрәш буенча Россия чемпионы исеменә лаек булды.

Якташыбыз Дмитрий Левашов җиңү артыннан җиңү яулый, районыбыз данын чит төбәкләрдә дә таныта. 20 яшьлек Дмитрийга шушы көннәрдә татарча көрәш буенча спорт остасы исеме бирелде. Сөйгән яры белән кавышып, гөрләтеп туй да ясадылар. Районыбызның яшь спорт остасына исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм спорт күгендә яңа уңышларга ирешүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт кљрђш