Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган III район спартакиадасы үтте
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган III район спартакиадасы үтте. Ярышларда 50дән артык катнашучы, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларыннан һәм авыл җирлекләреннән җыелган 11 команда көч сынашты. Спартакиада кысаларында милли көрәш, гер күтәрү, дартс, кул көрәше, аркан тартышу, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату кебек ярышлар...
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган III район спартакиадасы үтте. Ярышларда 50дән артык катнашучы, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларыннан һәм авыл җирлекләреннән җыелган 11 команда көч сынашты.
Спартакиада кысаларында милли көрәш, гер күтәрү, дартс, кул көрәше, аркан тартышу, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату кебек ярышлар уздырылды. Нәтиҗәдә беренче урынны «Чаллы Бройлер» җәмгыяте спортчылары яулап алды. Икенче һәм өченче урыннарга Сәйдәшев исемендәге хуҗалык һәм Биклән авылы командалары лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев