«Ак Барс»ның яңа сезонда булачак матчлар графигы билгеле
2026/27 КХЛ регуляр чемпионатының тулы уеннар расписаниесе басылып чыкты. Казан командасы 2021/22 сезоныннан соң беренче тапкыр сезонны үз боз мәйданында старт алачак.
5 сентябрьдә Әнвәр Гатиятулин җитәкчелегендәге команда «Сибирь»гә каршы уйный. 7 сентябрьдә — «Адмирал», 9 сентябрьдә — «Трактор», ә 11 сентябрьдә «Металлург»ка каршы өй сериясе тәмамлана.
Сезонда «Яшел дерби» кысаларында «Салават Юлаев» белән алты очрашу узачак. Казанда матчлар 1 һәм 16 декабрьдә, шулай ук 9 февральдә була. Уфада командалар 16 сентябрь, 25 октябрь һәм 12 ноябрьдә очраша.
«Ак Барс» ике тапкыр Ерак Көнчыгышка юл тотачак. Беренче сәфәр 22 ноябрьдә Омскта уеннан башлана, аннары Владивосток (24 ноябрь) һәм Хабаровск (26 ноябрь) матчлары көтә. Икенче тур гыйнварда үтә: 16 гыйнвар — «Адмирал», 18 гыйнвар — «Амур», ә 20 гыйнварда Екатеринбургта.
Календарьда ике тәнәфес каралган: Беренче канал Кубогы вакыты (7–14 декабрь) һәм КХЛ Йолдызлар атнасы (5–8 февраль).
Яңа ел алдыннан казанлылар «Барыс» (23 декабрь), «Нефтехимик» (25 декабрь), «Торпедо» (28 декабрь) һәм «Локомотив» (30 декабрь) командаларына каршы кунакта уеннар сериясе уздырачак.
Гыйнвар башында команда өйдә уйнаячак: 3 гыйнвар — «Автомобилист», 6 гыйнвар — «Адмирал», 8 гыйнвар — ЦСКА, 10 гыйнвар — «Сибирь». Шулай ук графикка «Салават Юлаев», Мәскәү «Динамо»сы һәм «Торпедо» белән өстәмә очрашулар кертелгән.
Регуляр чемпионат казанлылар өчен ике кунак уены белән тәмамлана: 18 мартта Мәскәүдә «Спартак»ка каршы һәм 20 мартта Санкт-Петербургта СКА белән. Плей-офф 23 мартта башлана.
Чыганак ak-bars.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев