Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Ак Барс» ярымфиналда «Металлург»ны 4:1 исәбе белән җиңде

Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Гагарин Кубогының ярымфинал сериясендәге дүртенче матчта Магнитогорскның «Металлург» клубын җиңде. «Татнефть Арена» бозында узган очрашу 4:1 исәбе белән хуҗалар файдасына тәмамланды.

Өченче матчтагы уңыштан соң «Ак Барс» тренерлар штабы составка үзгәрешләр кертеп тормады.

Беренче периодта ике капканың берсенә дә алка кермәде. Ике якның да һөҗүме куркыныч мизгелләр тудырмады.

Икенче периодта «Ак Барс» уен агышын бик тиз үз кулына алды һәм бер минут эчендә ике тапкыр уңышка иреште. Башта казанлылар сан өстенлеген оста файдаланды: Никита Лямкин ыргыткан шайба Данила Паливконың аягына эләгеп, кире Александр Барабанов алдына килеп төште, һәм ул аны төгәл итеп капкага юнәлтте.

Шушы күтәренке рухта “Ак Барс” өстенлекне ныгытып куйды. Дмитрий Яшкин ыргыткан алканы Григорий Денисенко гол белән төгәлләде. 

Өченче период башында хуҗалар тагын бер алка керткән иде, ләкин капкачыга комачау ителгән дип, арбитрлар аны исәпләмәде. 46нчы минутта «Металлург» исәпне  2:1 ясады.

Период ахырына якынлашканда “Металлург”лар берничә тапкыр һөҗүм ясады. Тимур Билалов берничә кат команданы коткарды, аннары казанлылар үзләре контрһөҗүм оештырды. Кирилл Семёнов ыргыткан алканы, Нэйтан Тодд төгәл итеп капкага кертте.

Дмитрий Яшкин алканы кунакларның буш капкасына кертеп, матчка соңгы ноктаны куйды.

Шулай итеп, «Ак Барс» сериядә 3–1 исәбе белән алга чыкты. Киләсе, бишенче матч 3 майда Магнитогорскта узачак, уен 14:00 сәгатьтә башлана.

Фото һәм информация ak-bars.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев