Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда узган елда яман шеш очраклары рекордлы дәрәҗәгә җитте

Татарстанда узган елда 20 меңнән артык кешедә яман шеш ачыкланган — бу рекорд күрсәткеч. Иң еш очрый торган төрләр: колоректаль рак, тире рагы һәм сөт бизе рагы.

Татарстанда яман шеш очраклары арта. Узган ел 20 меңнән артык кешегә рак диагнозы куелган, бу – рекорд күрсәткеч. Республика баш онкологы Эдуард Ногманов әйтүенчә, Татарстанда һәр 32 нче кеше онкологик авыру белән исәптә тора.

Иң киң таралган биш төр: колоректаль рак (юан һәм туры эчәкләр)  (14,6%), тире рагы (13,9%), сөт бизе рагы (12,4%), үпкә һәм бронх рагы (8,7%), простата рагы (8,3%). Онкологлар профилактика, дөрес туклану, физик активлык һәм скрининг тикшерүләрен узуны киңәш итә.

2025 елда яман чирдән үлүчеләр саны 18%ка кимегән. Республика онкологик клиник диспансеры узган ел 360 мең кешегә ярдәм күрсәткән, шул исәптән 28 меңгә хирургия эшләнгән.

Тулырак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев